«Исәнмесез, бу мин»программасы буенча профилактик дәрес

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

2018 елның 8 октябырында, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социумга җәлеп итү максатыннан, Мамадыш муниципаль районының «Забота» үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәту бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Исәнмесез, бу мин»программасы буенча профилактик дәрес үткәрелде.

“Безнең исемнәр “исемендәге дәрес,  үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.

Интеграцияләнгән төркемдә берләшеп, балалар һәрберсенең исемен төрлечә яңгыравы белән таныштылар. Һәр бала үз әһәмиятен сизеп, үз-үзенә ышанычны ныгыта алдылар.

“Мозаика җыю"дигэн уен, логик фикерләүне һәм цветовосприятиене үстерергә ярдәм итте. Дәрес  “Дуслык Агачын” булдыру белән тәмамланды: һәркем үз кулын төсле кәгазьдә ясап кистеләр,  анда үзенең ягымлы исемен яздылар. Шулай итеп балаларның исемнәре язылган кагәзләр  белән искиткеч агач пәйда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International