2018 елда Мамадыш муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге авыл җирлегендә өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә аерым игътибар бирде. Социаль хезмәткәрләр көче белән пенсионерларга җылы өй шартларында чәй эчерттеләр. Социаль хезмәткәрләр әби-бабайларны сыйлап кына калмады, матур номерлар да әзерләгәннәр иде. Бергәләп җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, открыткалар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр. Уртак ял барлык катнашучыларга да эмоциональ күтәрелешне тоярга мөмкинлек бирде. Чәй табынында катнашучылар үзләренең иң яхшы елларын, яшьлекләрен, эшләрен искә алдылар. Кайбер әбиләр хәтта мондый җылы һәм игелекле игътибар өчен шатлыкларын да тыеп тормады. Алдагы елларда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге бу матур традицияне ныгытырга ниятли.