ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

17 нче октябрь 2018 нче ел, чәршәмбе

Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре «Өлкәннәрнең ял итү эшчәнлегендә кулинария мәктәбе (туклану мәктәбе) " дигән яңа технологияне эштә кулланалар.

Технологиянең максаты-өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларны кулинар мәктәбендә белем һәм тәҗрибә алу юлы белән Социаль җайлаштыру. Дәресләрдә без төрле салатлар әзерлибез.

Әлеге технологияне куллануның уңай нәтиҗәсен интернат-йорт социаль хезмәт күрсәтүчеләр билгеләп үтә. Мәсәлән, Коссе Ольга Михайловна, дәресләргә бик теләп йөри,  башкаларга актив катнашырга киңәш итә, чөнки үзе уңай эмоцияләр ала.

16 октябрь көнне Тукай районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Кече Шилнә һәм Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыклары белән берлектә 100 яшьтән узган өлкәннәрнең өйләрендә булдылар. Өлкәннәр яшь чаклары, сугыш чорындагы авырлыклар турында сөйләделәр.

Волонтерлык белән шөгыльләнү - дөньяны бәхетлерәк итү мөмкинлеге. Волонтерлар  кешеләрнең йөзләренә елмаю өләшә, авыруларның дәвалануына өметләрен арттыра, өлкәннәрнең яшь буынга ышанычларын торгыза һәм безнең дөньяга позитив китерә торган башка кызыклы эшләр белән шөгыльләнәләр. Күп кенә волонтерлар безнен кайгыртуга, мәхәббәткә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргэ ярдәм кулын суза. Бу - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә, ялгыз өлкәннәр дә, ятим балалар да. Волонтерлар шундый кешеләрне бәхетлерәк итә ала. Моның өчен дипломлы психолог яки врач булырга һәм буш вакытың күп булу да кирәк тугел, бары тик безнең дөньяны тагында яхшырак итү теләге тора.

    2018 елның 17 октябрь көнендә«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегесоциаль педагогы Хөсәенова Л.З. волонтерлар белән берлектәбулачак чараларга эш планы төзү максатыннан чираттагы түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр.

2018 елның 17 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан саф һавада “Дуслык” сәгате дип исемләнгән чара үткәрелде.

17 октябрь, 2018 ел, чәршәмбе

Тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Рожина Любовь һәм Самойлова Гөлчәчәк шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү турында дәрес үткәрделәр.

“Надежда“ үзәге хезмәткәрләре бүләккә бәрәңге өләшкәннәр

Өлкәннәр ункөнлеге

17 октябрь көнне "Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләрнең «Катрен» компаниясе вәкилләре белән файдалы очрашуы узды.

12 октябрь көнне Мамадыш муниципаль районындагы “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, социаль хезмәт алучылар белән  наркомания һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлдерелгән “Дуслар эзлим” дип исемләнгән дәрес үткәрелде.


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның  унбишенче октябрендә Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенен гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Ата-аналарга тәрбия серләрен төшендерү” пограммасы кысаларыда ата-аналар нәтиҗәлеге тренингы уткэрелде, тренинг ата-аналарга ярдәм күрсәтү нисбәтеннән, балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә максатларны билгеләү булды.

Тренингның мәсьәләләре итеп ата-аналарга  план кору, уз вакытларын һәм көчләрен сарыф иту буенча, балигъ булмаган балаларга карата бер-берсен аңлау  һәм ышанычлы мөнәсәбәтлэр булдыру юлларын өйрәтү булды. Киләчәктә ата-аналар үзләренең балаларына күбрәк вакыт калдырсыннар, аралашу түгәрәген, дусларын контрольдэ тотсыннар һәм балаларнын төрле түгәрәкләргә, секцияларга йөрүләрен таләп итсеннәр иде.

Катнашучылар саны: 4 кеше.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International