Алабуга районының “Доверие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Әдәби бүлмә” программасы кысаларында яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин коммунистик союзының балалар өчен “Батыр комсомоллар – Яшь гвардия» дип исемләнгән Батырлык дәресе уздырды.
Бу чараның максаты булып балаларның илебез тарихы буенча белемнәрен арттыру, Ватанга карата мәхәббәт тәрбияләү, актив гражданлык позициясен арттыру торды.
Чара барышында 1941-1945 нче елларда эшләп килгән “Яшь гвардия” “идән асты” комсомол оешмасының җитәкчеләре турында видео күрсәтелде. Балалар тарихның Иван Земнухов, Олег Кошевой, Сергей Тюленин, Любовь Шевцова, Виктор Третьякевич кебек исемнре белән танышты. Балалар бу кешеләрнең аңлы рәвештә эшләгән батыр гамәлләренә сокландылар, аларның 16 яшьтән 19 яшькә кадәр генә булуларына карамастан курку белмәслекләренә инандылар. Чара яшь комсомолчыларның фотосурәтләрен карау белән тәмамланды.
2018 елның 16 октябрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы - Насырова Л.К. һәм социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Фәрхетдинова А. З. Теләнче - Тамак сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә социаль хезмәт алучылар арасында «Наркотикларсыз дөнья» видеоролигы күрсәттеләр һәм "Гомуми рәсем" темасына арттерапия үткәрделәр.
16.10.2018е. Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре ведомство ара “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде. Очрашуның темасы: “Гаилә һәм хатын-кызнын карьерасы”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән хатын-кызнын социалогик яктан карьер үсеше турында әнгәмә корылды, ун хатын-кызга буклетлар өләшенелде.
Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдар системаны булдыру, яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне планлаштыру буенча ярдәм итү.
. балаларны чәй пешерү ысулларына , гореф-гадәтләрнең барлыкка килү тарихын, чәй эчү вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү максатында "Өстәл артында чәй эчү" дигән әңгәмә үткәрде.
Нәрсә белән булса да шөгыльләнеп тормышыбызның киеренке ритмыннан аерылырга була. Мондый шөгыль табигый материал белән эшләү булырга мөмкин: өрәңге яфракларыннан чәчәкләр ясау һәм аны чәчәк бәйләменә җыю, ә шул чәчәк бәйләмен әнигә яки әбигә бирү икеләтә рәхәт.
Бу эш белән шөгыльләнгәндә зур тәҗрибә булу, материал һәм техника сыйфаты түгел, ә процессның үзе һәм балаларны процесска җәлеп итү мөһим. Яфракларны бору гадәттә балаларда зур куаныч тудыра. Табигый материал белән эш тынычландыра, иҗади потенциалны ача, тырышлыкка, фантазиягә ярдәм итә.
2018 елның 15 октябрендә “Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль эш буенча белгеч Киямова Э. Р. балигъ булмаган балалар өчен табигый материалдан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Елмаюлар һәм бәхет мизгелләре барлык баларда да күренә иде!
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, балалар һәм яшьүсмерләр белән эшләү инспекторы Югары Симет авыл клубында бер - береңә карата толерантлылык тәрбияләү, кешеләр белән дус- тату мөнәсәбәттә яшәүне формалаштыру максатыннан балаларга "Кисәтелгән - димәк якланган» дигән профилактик программа нигезендә «Терроризмга - ЮК» темасына әңгәмә үткәрделәр һәм видеотасмалар карап үттеләр.
16 октябрь 2018 ел, сишәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре “Шаярудан хокук бозуга бер адым” дигән әңгәмә үткәрделәр.
«Гармония» үзәге Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә яңа технология кертелгән. Бу технология кулэмендэ хезмәттәшлек алучылар белән социаль хезмәтләр узлэренен хатирәләре белэн уртаклашалар. Яшь вакытлары турында, аларның тормыш юллары, истәлекле вакыйгалары турында сойлилэр.
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр өлкәннәр Декадасы билгеләп үтелә. Һәм бу бик дөрес: чөнки нәкъ менә ветераннарга без күп уңышларыбыз белән бурычлы.
Менә көз дә җитте. “Гнездышко” приютының «Мини – бакча» территориясендә дә көзге эшләр төгәлләнде.