Түгәрәк өстәл артында сөйләшү “Волонтер хрәкәте”

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Волонтерлык белән шөгыльләнү - дөньяны бәхетлерәк итү мөмкинлеге. Волонтерлар  кешеләрнең йөзләренә елмаю өләшә, авыруларның дәвалануына өметләрен арттыра, өлкәннәрнең яшь буынга ышанычларын торгыза һәм безнең дөньяга позитив китерә торган башка кызыклы эшләр белән шөгыльләнәләр. Күп кенә волонтерлар безнен кайгыртуга, мәхәббәткә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргэ ярдәм кулын суза. Бу - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә, ялгыз өлкәннәр дә, ятим балалар да. Волонтерлар шундый кешеләрне бәхетлерәк итә ала. Моның өчен дипломлы психолог яки врач булырга һәм буш вакытың күп булу да кирәк тугел, бары тик безнең дөньяны тагында яхшырак итү теләге тора.

    2018 елның 17 октябрь көнендә«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегесоциаль педагогы Хөсәенова Л.З. волонтерлар белән берлектәбулачак чараларга эш планы төзү максатыннан чираттагы түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International