Социаль хезмәт алучылар белән наркомания һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлдерелгән “Дуслар эзлим” дип исемләнгән дәрес үткәрелде

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

12 октябрь көнне Мамадыш муниципаль районындагы “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, социаль хезмәт алучылар белән  наркомания һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлдерелгән “Дуслар эзлим” дип исемләнгән дәрес үткәрелде. Дәрес максаты булып: балаларда коммуникатив күнекмәләр үстерү, бер – береңне аңлау тора иде. Эш барышында укучылар аралашуда кирәк булган шәхси сыйфатларны табырга өйрәнделәр, үз – үзләрен тәкъдир итү  күнекмәләрен булдырдылар,  яхшы дус нинди булырга тиеш дигән темага фикер алыштылар. Дәрес ахыры “Дуслар эзлим” дип аталган игъланнар тактасын булдыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International