100 яшьтән узган өлкәннәрнең өйләрендә булдылар

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

16 октябрь көнне Тукай районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Кече Шилнә һәм Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыклары белән берлектә 100 яшьтән узган өлкәннәрнең өйләрендә булдылар. Өлкәннәр яшь чаклары, сугыш чорындагы авырлыклар турында сөйләделәр. “Дәүләт безнең турында бик кайгырта. Пенсияне вакытында бирәләр, сугышлар гына булмасын. Барыгыз да исән-сау булыгыз”, - дип озатып калды Әҗмәкәй авылында яшәүче 103 яшьлек Фатыйма әби.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International