“Надежда“ үзәге хезмәткәрләре бүләккә бәрәңге өләшкәннәр

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе
“Өмет“ үзәге хезмәткәрләре бүләккә бәрәңге өләшкәннәр

Өлкәннәр ункөнлеге тәмамланса да, “Өмет“ халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре игелекле гамәлләр кылуларын дәвам итәләр.

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте халыкка мөрәҗәгать белән чыгып, бәрәңгене сортка аерырга ярдәм итүчеләр булган очракта аларның үзләренә дә, эш күләменнән чыгып, бәрәңге бирү мөмкинлеге барлыгы хакында хәбәр иткән иде.   

  • Узган атнада “Өмет“ үзәгеннән унбер хезмәткәр Әгерҗедәге икмәк кабул итү пунктына бәрәңге чүпләргә бардык. Барлыгы 120 капчык бәрәңге тутырдык. 12 капчыгын эшләгән өчен бүләк итеп бирделәр, – ди җитәкчеләре Ольга Еремина.

Бүләккә биргән бәрәңгене үзәктә исәптә торучы аз тәэмин ителгән пенсионерларга күчтәнәч итеп өләшкәннәр хезмәткәрләр.

  • Ий, ул өлкәннәрнең ничек сөенгәннәрен күрсәгез?! Урын өстендә ятучы Александр Агафоновның күзләре яшьләнде хәтта, – ди Ольга Николаевна.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International