17 октябрь көнне "Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләрнең «Катрен» компаниясе вәкилләре белән файдалы очрашуы узды. Кызыклы һәм аңлаешлы итеп, слайдлар күрсәтү белән тешләр турындагы мәгълүмат җиткерелде. Макетлар ярдәмендә балалар тешләрне дөрес чистарту ысуллары турында белделәр. Тәмле тест үткәрү юлы белән нык һәм сәламәт теш ияләре билгеләнде.
Теш пастасының бүләк ителгән үрнәкләре балаларга тешләрен яхшыртырга ярдәм итәр, дип ышанабыз.