ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

18 октябрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Альбина Сәйфуллина 2 нче социаль участокка кергән  «Калмаш урта мәктәбе» базасында «Уңыш серләре» дип исемләнгән балалар тренингы үткәрде.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар арасында скалкада сикеру ярышы утте. Кем озак итеп, бердэ туктамый сикерэ. Бу ярыш бик жанлы утте.Ахырдан жинучелэр билгелэнде.

Үткәнданлыюллаеклыхәрбиһәмхезмәтбүләкләребелән генә истә калды. Тик тынгысызяшьлек, комсомолтуганлыгытурындаистәлек кешеләрхәтерендәисән.

Комсомол мәктәбенроссиялеләрнеңберничәбуыны, илнеңикейөзмиллионгаякынгражданы узды.Бу ил тормышындатулыберчор: зур комсомол төзелеше барлыкка килде, яшьләр кулы белән шәһәрләр торгызылды.

Хәзер-бу инде тарих. Хәтта үзенең элеккеге идеологик мәгънәсен югалтты. Комсомол туган көн яшьлеген ВЛКСМ белән бәйләүчеләрнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булып кала.

Комсомол елъязмага китмәде: аның эшләре, рухы калды.

2018 елның 17 октябрь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  бүлегеспециалисты  Кашапова А.Х. ВЛКСМның  тарихы, атрибутлары белән таныштыру максатыннан социаль хезмәт алучы балалар өчен  дәрес үткәрде.

18 октябрь көнне Тукай муниципаль районының Калмаш урта мәктәбе базасында Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы тарафыннан Россия хәрби тарихының истәлекле датасына багышланган «Наполеон гаскәрләрен Лейпциг астында җиңү " дип исемләнгән чара үткәрелде. 

Оригами техникасы кулланып, «Көзге фантазия»  дигән мастер класс

 

18 нче октябрь 2018 нче ел, пәнжешәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мадина Хажарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Наркотикларсыз тормыш” кысаларында модульле оригами техникасы кулланып, «Көзге фантазия» дигән мастер – класс үткәрде.

     Мастер - классның максаты: бармаклар эшчәнлеген һәм күзаллау сәләтен  үстерү, пөхтәлеккә өйрәтү иде.

      Белгеч кәгазьдән фигуралар ясау сәнгате белән таныштырды. Гади кәгазь битләреннән  бик матур күбәләк ясадылар. Кәгазь эшләнмәләре йорт бизәге булып, якыннарының кәефен күтәрә ала. Әлеге чара нәтиҗәсендә аралашу даирәсе киңәйде һәм төркем тагын да берләште.

    Чара ахырында катнашучыларның кәефләре яхшырды, тормыш тонусы һәм эшчәнлек сәләтләре артты, тизрәк терелүләрен теләделәр.

    Чарада 6 кеше катнашты.

 


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

«Тормыш матур!» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта «Үзрегуляция ысулларын өйрәнү» дип исемләнгән тренинг үткәрде.

Тренинг психик сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, стресслы хәлләрне кисәтүгә, психологик тотрыклылык булдыруга, үз-үзеңне камилләштерүгә һәм мотивация булдыруга юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары-балигъ булмаганнарга үзрегуляция алымнарын үзләштерергә ярдәм итү, критик хәлләрдә психик тотрыклылыгын арттыручы белемнәр белән коралландыру.

Әлеге чарада төрле категорияле гаиләләрдән 28 балигъ булмаган бала катнашты.

Тренинг вакытында психолог балалар белән үз халәтен көйләү күнекмәләрен уңышлы үзләштерүгә юнәлдерелгән практик күнегүләр үткәрде: үзмассаж (кул, йөз, актив нокталар), сулыш күнегүләре, «Водопад», аутотренинг.

Тренинг ахырында психолог балаларга алган белемнәрен стресслы ситуацияләр килеп чыкканда кулланырга тәкъдим итте.

      17 нче октябрь көнне Арча "Мәрхәмәтлек үзәге"нең  социаль педагоглары "Остабикә" иҗат студиясе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен кул эшлэнмэсе ясау буенча мастер-класс оештырдылар.

17нче  октябрь, 2018 нче ел, чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә “Җәүһәр” татар фольклор ансамбленең Комсомолның 100 еллыгына багышланган концерты булып узды.

Чараның максаты: халык иҗаты мәдәниятенә җәлеп итү һәм республика гражданнарының актив тормыш позициясенә юнәлеш бирү иде.

Ансамбльнең иҗат коллективы патриотик һәм бик күңелле концерт программасы әзерләгән иде. Алып баручы, Татарстанның атказанган укытучысы Назимә Закирова программаны татар һәм рус телләрендә алып барды һәм концерт барышында шигырьләрдә сөйләде. Тамашачылар, концертның беренче номерларынан ук, барлык артистларның чыгышын да бик җылы һәм шат кабул иттеләр: ансамбль җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев баяны аккомпонементына хор башкаруын, Хәдичә Гыйззәтуллина, Ринат Котлыбаев, Тәнзилә Айсагалиева, Фәүзия Шевченко җырларында. Һәрбер җырны тамашачылар җырчыларга кушылып, бик теләп җырлады һәм көчле алкышлар белән артистларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Залда “Пар аккошлар” бию дуэты, Нәҗимә Закирова һәм Әхәт Хикмәтуллин башкаруында вальс һәм татар биюе, шулай ук Нурия Әюпова шигырьләре бер кемнедә битараф калдырмады. Концерт ахырында, тамашачылар соравы буенча Рәшит Мәүләвиев “Кызыл розалар” җырын башкарды һәм тамашачылар белән бергә «Катюша» җырын башкарды.

Чарада 39 кеше катнашты.

"Веста» үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә «Минем туган көнем» акциясен дәвам итәләр, аның кысаларында авыр дәрәҗәдәге сәламәтлекләре чикле балалар өчен өйдә социаль-анимацион тамаша оештыралар.

 
 

"Бөтендөнья кул юу көне»

2018 елның 17 октябре    

 

                   Яңа Чишмә интернат-йортында « Россиядә  Бөтендөнья кул юу көнен»  билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм турында искә төшереп, үз карамагындагыларга аның килеп чыгу сәбәпләре һәм ни өчен кул юарга кирәклеге турында сөйләү артык булмас иде. Шәфкать туташы О. А. Шилова «пычрак куллар авырулары», «кулларны ничек дөрес юарга» темасына  карата листовкалар  һәм презентация әзерләгән. Бәдрәфтән соң, урамнан кергәч, хайваннар белән аралашканнан соң, кулларны ашар алдыннан юарга кирәк – моны барысы да белә. Әмма моны ничек дөрес итеп эшләргә кирәклеген белү бик мөһим. Чиста куллар сезне эчәк инфекциясе, гепатит А, паразитоз һәм башка бик күп авырулардан коткарачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International