ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 16 августында «Милосердие» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре тарафыннан Баулы районында, ленин яшьләре вәкиле, Пронин Алексей Михайлович белән очрашу уздырылды. Әлеге чарага 4 мәктәптән 8 нче сыйныф укучылары чакырылды.

«Рәхим итегез! Бәхетле гаилә!” клубы кысаларында 2018 елның 24 октябрендә  “Веста! Үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен «Сәламәт/бәйле гаилә» исемендә чираттагы дәрес үткәрде.

"Тегүчелек эше" хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында "Веста" Үзәгендә "Чәчәк букеты" дигән панно ясау буенча чираттагы дәрес уздырылды. Дәреснең максаты: чәчәкле панно әзерләү, иҗади фантазияне һәм күзаллауны үстерү.

 

ГАУСО«Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат - йорты»

«Дөньяда барысы да кызыклырак!"танып-белү уены.

2018 елның 26 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында " тәрбиячесе Шакирова Айсылу «Барысы да кызыграк!" дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрде.». Әлеге чарада 3 укучы катнашты.

26 октябрь 2018 ел, җомга

“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре “Шәһәр кешеләрнең, хайваннарның һәм үсемлекләрнең яшәү тирәлеге буларак” дигән танып белү әңгәмәсе үткәрделәр.

Барлык кешеләргә, яшенә карамастан, саф һавада йореп кайту бик кирәкле һәм файдалы шөгыль.

Гаилә һәм мәктәп  үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, сәламәтлекләрен ныгытуда һәрвакыт мөһим роль  уйнады. Әти – әниләрне тәрбия эшенә якынрак җәлеп итү, балаларга бердәм таләпләр системасы булдыру максатыннан  Зур Нөркәй, Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә  гомуми әти – әниләр җыелышлары булып узды. Аның эшендә балигъ  булмаган балалар белән эшләүче инспектор Алиуллин Ф.Ф.,  юл хезмәте иминлегенең дәүләт инспекторы   Хуснутдинов А.А.,  “Шафкатъ” халыкка социаль  ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль  ярдәм күрсәтү  бүлеге социаль  педагогы  Мубаракшина Р.Г. катнаштылар һәм  актуаль темаларга  чыгышлар ясадылар. Әти – әниләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучыларның балигъ булмаган балалары өчен «Безнең куллар белән» түгәрәге эшли. Түгәрәк кысаларында яшьүсмерләр төрле декоратив – гамәли сәнгать техникаларын өйрәнәләр (эбру техникасында рәсем ясау, Шамбала беләзекләрен үрү, пейп–арт), төрле эшләнмәләр ясыйлар. Менә әйтик, 2018 елның 25 октябрендә яшьүсмерләр социаль педагогларның сизгер җитәкчелегендә пейп-арт техникасында картина ясый башладылар

   Бу дәресне  тәрбияче  Минабутдинова  О.С.   үткәрде. Дәрестә өлкәннәр төсле кәказьдән  табигать күренешен тасвирладылар. Рәсемгә  агач, яфрак элементларын ябыштырып  эшләделәр.

 26 нчы октябрь көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында “Алло, без талантлар эзлибез!” уены үткәрелде. Иң беренче чиратта өлкәннәребез һәрберсе геометрик фигуралар сайлап алды. Шул фигуралар ярдәмендә,бу конкурс,  бер-берсе белән исәнләшү дә, бер-берсе белән аралушу да булып торды. Шул ук вакытта үзләренең харектерларының үзенчәлекләре белән танышу да иде. Аннан өлкәннәребез төрле конкурсларда катнашты: тизәйткеч әйтү, үзенчәлекле укучы, пазл җыю, табышмаклар әйтешү, аерма тап. Уен бик күңелле үтте, өлкәннәребезгә бик ошады. Барысы да көне буена җитәрлек  күтәренке кәеф белән калды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International