Гаилә һәм мәктәп үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, сәламәтлекләрен ныгытуда һәрвакыт мөһим роль уйнады. Әти – әниләрне тәрбия эшенә якынрак җәлеп итү, балаларга бердәм таләпләр системасы булдыру максатыннан Зур Нөркәй, Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә гомуми әти – әниләр җыелышлары булып узды. Аның эшендә балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Алиуллин Ф.Ф., юл хезмәте иминлегенең дәүләт инспекторы Хуснутдинов А.А., “Шафкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Мубаракшина Р.Г. катнаштылар һәм актуаль темаларга чыгышлар ясадылар. Әти – әниләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.