Үз фатирыңны бизәү - бу иҗади идеяләрне тормышка ашырырга һәм үзеңне гадәти булмаган декор аша белдерү чарасы булып тора. Диварлардагы картиналар, фоторәсемнәр яки панно интерьерда үзенчәлекле акцентлар булырга мөмкин. Чәчәк композицияләрен мөстәкыйль рәвештә дә булдырырга мөмкин.
"Тегүчелек эше" хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында "Веста" Үзәгендә "Чәчәк букеты" дигән панно ясау буенча чираттагы дәрес уздырылды. Дәреснең максаты: чәчәкле панно әзерләү, иҗади фантазияне һәм күзаллауны үстерү.
Очрашу башында белгеч катнашучыларга ленталар, салфеткалар, тукымалар, җеп, кәгазь яки бисер ярдәмендә ясалырга мөмкин булган ясалма чәчәкләрдән картиналар ясау мөмкинлеге турында сөйләде. Әлеге матурлыкларны гап-гади тукыма һәм ленталар аша чынга ашырып була. Бу дәрестә күләмле чәчәк панно ясау буенча эш башланды. Эш барышында катнашучылар тарафыннан төрле тукымадан һәм тасмалардан декоратив чәчәкләр әзерләнде.
Катнашучылар сүзләренә караганда, дәрес бик кызыклы һәм файдалы алып барылды, алар үз белемнәрен панно ясауның төрле ысулы белән тулыландырдылар.