«Минем комсомол үткәнем»

2018 елның 26 октябре, җомга

Комсомол! Безнең илдә меңләгән һәм меңләгән кешеләрнең йөрәкләрен җылытучы сүз. Чөнки комсомол - ул матур яшьлек; чөнки комсомол – ул тугры һәм тугрылыклы дуслар; чөнки комсомол – җир йөзен  чистарак һәм шатлыклы итү теләге.Шундый истәлекле дата уңаеннан, үзәк белгечләре тарафыннан, яшьләр иҗтимагый оешмасы тарихының иң күренекле битләренә багышланган күргәзмә оештырылды. Комсомол үткән юл турында уникаль фоторәсемнәр, комсомол значоклары һәм билетлары, мактау грамоталары, бүләкләү документлары тарихи дәлил булып тора.

2018 елның 16 августында «Милосердие» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре тарафыннан Баулы районында, ленин яшьләре вәкиле, Пронин Алексей Михайлович белән очрашу уздырылды. Әлеге чарага 4 мәктәптән 8 нче сыйныф укучылары чакырылды.

Алексей Михайлович үзенең сугыш елларына туры килгән комсомол яшьлеге турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Якыннарын фронтка озату көннәрен, аларга тизрәк өйгә исән-сау кайтырга теләүләрен искә алды. Җавап итеп, китүчеләр тиздән фашистларны безнең җирдән куып чыгарулары һәм җиңү белән кайтулары турында сүз бирешкән булулары турында сөйләде. Тормышта тик барысы да без уйлаганча булмады, бөтенләй дә башкача .

"Ир-атлар киттеләр, әмма колхозда эшләр кимемәде. Барысы да җир сөрергә, чәчәргә, урып-җыярга, Ютазы элеваторына ашлык ташырга, колхоз терлекләрен карарга кирәк иде. Бу эшләрнең барысы да хәзер картлар, хатын-кызлар һәм безнең, ул чактагы яшьүсмерләр җилкәсенә ятты. Фронтта һәм заводта эшли торган хәрбиләрнең тук булулары  безгә бәйле булуын бик яхшы аңлый идек», - дип искә ала Алексей Михайлович.

Ничек ял иткәннәрен, дуслар очратканын, шулай  ук, һәркем үз урынында халкы, иле өчен булдыра алганның барысын да эшләгәнен билгеләп үтте. Һәм бу яңгыравыклы сүзләр түгел, комсомоллар тормышның мәгънәсен шунда күргән.

 Балаларга әлеге чара бик ошады. Алексей Михайлович, озак вакыт, балаларның аңында, ХХІ гасыр яшьләре тормышы турында фикер алышуга һәм бәхәсләшүгә этәргеч булып торды.

Чара ахырында  бергә истәлеккә фотога төштек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International