«Безнең куллар белән» түгәрәге эшчәнлеге

2018 елның 26 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучыларның балигъ булмаган балалары өчен «Безнең куллар белән» түгәрәге эшли. Түгәрәк кысаларында яшьүсмерләр төрле декоратив – гамәли сәнгать техникаларын өйрәнәләр (эбру техникасында рәсем ясау, Шамбала беләзекләрен үрү, пейп–арт), төрле эшләнмәләр ясыйлар. Менә әйтик, 2018 елның 25 октябрендә яшьүсмерләр социаль педагогларның сизгер җитәкчелегендә пейп-арт техникасында картина ясый башладылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International