Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында “Алло, без талантлар эзлибез!” уены үткәрелде.

2018 елның 26 октябре, җомга

 26 нчы октябрь көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында “Алло, без талантлар эзлибез!” уены үткәрелде. Иң беренче чиратта өлкәннәребез һәрберсе геометрик фигуралар сайлап алды. Шул фигуралар ярдәмендә,бу конкурс,  бер-берсе белән исәнләшү дә, бер-берсе белән аралушу да булып торды. Шул ук вакытта үзләренең харектерларының үзенчәлекләре белән танышу да иде. Аннан өлкәннәребез төрле конкурсларда катнашты: тизәйткеч әйтү, үзенчәлекле укучы, пазл җыю, табышмаклар әйтешү, аерма тап. Уен бик күңелле үтте, өлкәннәребезгә бик ошады. Барысы да көне буена җитәрлек  күтәренке кәеф белән калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International