2018 елның 26 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында " тәрбиячесе Шакирова Айсылу «Барысы да кызыграк!" дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрде.». Әлеге чарада 3 укучы катнашты.
Дәреснең максаты: балаларда танып-белү активлыгын, кызыксынучанлыгын, эксперименталь эшчәнлек аша үстерүгә ярдәм итү; фокусник - һөнәре белән таныштыру;
Балалар бу дәрестә кызыклы һөнәр белән таныштылар, иллюстрацияләрне карадылар, шулай ук фокуслар карадылар һәм өйрәнделәр.
Шулай итеп, беренче фокусларны һәм фокус төшенчәсен өйрәнеп, балалар бик канәгать калдылар. Балалар фокусник ролендә булдылар, бер-берләренә төсле сулар белән фокуслар күрсәттеләр.
Дәрес вакытында балалар активлык, кызыксынучанлык күрсәттеләр. Күрү, ишетү, хәрәкәт хәтерен үстерделәр.