ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 29 октябрендә Зәйнең «Шатлык " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Социаль хезмәткәр мәктәбе”ндә чираттагы дәрес уздырдылар.

29 нчы октябрь 2018 нче ел, дүшәмбе

"Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторлары Ләйсән Зиангирова, Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгеч Хаҗарова Мәдинә, психолог Галләмова Чулпан ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган «Дартс» турнирын  үткәрделәр.

Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, дартс уеннарын популярлаштыру, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның ялын оештыру.

Ярышлар башланыр алдыннан оештыручылар катнашучыларны дартс уен кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы белән таныштырдылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче һәм призерлар билгеләнде, алар грамоталар, медальләр һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде.  Барлык катнашучылар да  призлар алдылар.

Турнирда катнашучылар канәгать калды, чөнки барысы да уеннан канәгатьләнү хисләре алдылар.

Ярышта 22 кеше катнашты.

 

 

«Веста» Үзәгендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында Мәдәният һәм рухиятноминациясендә җиңү яулаган Балачак әкият иле» проекты тулы куәткә тормышка ашырыла. Биредә 10 – 14 яшьлек балигъ булмаган балалар, шулай ук волонтерлар катнаша.

Алмаз чигү - бүген чираттагы популярлык дулкынын кичерә торган борынгы рус традициясе. Бу процесс тынычландыра, үз фикерләреңә бөтен игътибарны юнәлтергә, күтәренке кәефкә омтылырга ярдәм итә.

2018 елның 24 октябрендә Чистай муниципаль районындагы «Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль эш буенча белгече Киямова Э. Р. тарафыннан алмазлы картина ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Мастер-классның төп максаты хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызларны дөрес һәм файдалы ял итәргә өйрәтү иде.

Мастер класс ахырында «Сәламәт яшәү рәвешен кертү һәм формалаштыру» дигән темага лекторий үткәрелде. Хатын-кызлар бу чарада бик теләп катнаштылар.

29 октябрь 2018 ел, дүшәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Бахадир уеннар” дигән спорт – сәламәтләндерү чарасы узды.

Чирмешән муниципаль районында “Доброе сердце” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге белгечләре физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен “Көзге бал” уздырдылар. Инвалид балалар өчен зур һәм игамәчеләр ярдәм итте. Инвалидлар җәмгыятенең яңа бинасында балалар һәм ата-аналар күңелле бәйрәндә җыелды, аннан соң алар тәмле пирожныйлар, торт һәм башка тәм-томнар белән чәй эчтеләр.

 

 «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Коваль шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсенең «Әни сөенече» үзәге педагоглары белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 гаилә өчен “Симка һәм Лунтикта кунакта” дигән анимацион – күңел ачу чарасы оештырды.  

Таузар авылында гомер итүче Галиуллина Мәдинә Галиулла кызына 27 октябрь көнне 90 яшь тулды.


26
октябрь, 2018 ел
җомга

24  октябрь көнне Мамадыш муниципаль районындагы “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Игелек нурлары” программасы кысаларында, социаль хезмәт алучылар белән “Ялкаулык белән уеннар” дип аталган дәрес үткәрелде.

26 октябрь конне Актаныш картлар йортында шахмат ярышы узачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International