"Эшләргә тотындым - яхшы эшлә", - диде "Тимур һәм аның командасы" повестеның төп герое. Бу лозунгны совет үсмерләре бөтен ил буйлап күтәреп алды. Солдат һәм офицерлар гаиләләренә яшерен ярдәм итүче малай турында Аркадий Гайдар китабы гаять зур резонанс тудырды. Шулай итеп Советлар Союзында беренче ирекле хәрәкәт - тимурлылар барлыкка килде. Иреклеләр, яки башкаларга файдасыз ярдәм итүче волонтерлар һәрвакыт булды.
2021 елның 23 мартында «акылга зәгыйфь балалар өчен Югары Утар балалар интернат-йорты " ДКУда. Тәрбияче Тимергалиева Рузилә «язгы кәеф» дигән темага Умырзая аппликациясе үткәрде
Каникуллар вакытында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Күңелле яз» күңел ачу-уен чарасында катнаштылар.
«Буяулар Салават күпере» программасы кысаларында 2021 нче елның 18 нче марты көнне Түбән Кама «Веста» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан хезмәт кабинетында «Минем яраткан шәһәрем» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: иҗади карашны, сәнгати зәвыкны, гүзәллекне эстетик яктан кабул итүне үстерү.
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын бәйрәм итү кысаларында Буа интернат-йортында «Нәүрүз килә» дигән чара узды.
Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Римма Борисова 4 нче санлы социаль участокта интернет куркынычсызлыгы буенча профилактик эш кысаларында 9 балигъ булмаган бала өчен “Мәгълүмати навигатор” яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру” технологиясе кысаларында «Медиа белгече» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты-массакүләм мәгълүмати чаралар белән бәйле тискәре карашларны, мәгълүмати интоксикацияне һәм деструктив җайланмаларны нейтральләштерү һәм медиа продукцияне төрле яклап анализлау ярдәмендә критик фикерләүне үстерү.
Сәйлән белән үрү - халык иҗатының иң борынгы төрләренең берсе. Бу- мавыктыргыч һәм файдалы шөгыль, чөнки сәйлән белән үрү арт терапиянең бер юнәлеше,монда юнәлеш диагностика һәм дәвалау иҗат ярдәмендә башкарыла. Арт терапиянең өлкәннәр арасында зур таралыш алуы гаҗәп түгел чөнки ул иң матур хисләрнен берсе- иҗат иту шатлыгын тою мөмкинлеген бирә.Бу юнәлеш буенча социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр өчен сәйлән белән үрү буенча дәрес үткәрелде.
2021 елның 23 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Әйдәгез танышыйк” дигән уен программасы уздырдылар.
2021 нче елның 22 нче мартында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы һәм балаларның мәдәни ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 балигъ булмаган бала өчен «Суши – House» кафесында хәйрия чарасы уздырды. Максаты: япон мәдәнияте белән кызыксынуны үстерү, Япония дәүләтенең традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән, япон кухнясы белән танышу, балаларның файдалы ялын оештыру.
Нәүрүз-мөселманнарның яңа ел бәйрәме, ул язгы кояш торышы көнендә - 21 мартта бәйрәм ителә. Нәүрүз - «яңа көн» дигәнне аңлата. Нәүрүз-табигать уяну, җылылык җитү һәм язгы кыр эшләре башлану чоры. Ә бу бәйрәмнең хуҗасы булып Нәүрүзбикә тора.