2021 нче елның 22 нче мартында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы һәм балаларның мәдәни ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 балигъ булмаган бала өчен «Суши – House» кафесында хәйрия чарасы уздырды. Максаты: япон мәдәнияте белән кызыксынуны үстерү, Япония дәүләтенең традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән, япон кухнясы белән танышу, балаларның файдалы ялын оештыру.
Очрашу башында педагог балаларга Япония дәүләте турында сөйләде: ул кайда, анда нинди халык яши, алар нәрсә белән шөгыльләнә, нинди телдә сөйләшәләр һәм иероглифлар белән таныштырды. Аннары япон кухнясы темасын кузгатты һәм ул табигый, минималь эшкәртелгән продуктларның өстенлеге, диңгез ризыкларын киң куллану, сезонлы, характерлы ризыклар, ашамлыкларны рәсмиләштерүнең үзенчәлекле кагыйдәләре, өстәл бизәлеше, өстәл этикеты белән аерылып торуын билгеләп үтте. Әңгәмәдән соң балалар «Суши – House» кафесы җитәкчелеге тарафыннан тәкъдим ителгән тәмле ризыкларны татып карадылар.
Барлык балалар да бик канәгать калдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм бөтен көнгә күтәренке кәеф белән таралыштылар. Алар «Суши – House» кафесы җитәкчелегенә кунакчыллыклары, хезмәттәшлек һәм тәм-томнарны бушлай татып карау мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр, алга таба уңышлар теләделәр.