Каникуллар-аралашу, уйнау һәм вакытны күңелле үткәрү өчен менә дигән вакыт. Каникуллар вакытында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Күңелле яз» күңел ачу-уен чарасында катнаштылар. Чара барышында балалар «Шаропрыг», «Гусеница», «Сыроножка», «Успей пробежать», «Сырная дырка», « Радуга» кебек төрле ярышларда актив катнаштылар. Барысына да күңелле булды. Балалар бик күп уңай энергия, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Мондый чара балаларның физик сәламәтлеген, зирәклекләрен үстерергә, аралашу күнекмәләрен алырга ярдәм итә.
