2021 елның 23 мартында «акылга зәгыйфь балалар өчен Югары Утар балалар интернат-йорты " ДКУда. Тәрбияче Тимергалиева Рузилә «язгы кәеф» дигән темага Умырзая аппликациясе үткәрде
Максаты: уяна торган язгы табигатькә кызыксыну уяту, язгы үзгәрешләр белән таныштыру, Беренче чәчәкләр турында күзаллаулар бирү.
Бүген безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән умырзаялар аппликациясе ясадык. Безгә кайчы , катыргы, үзе ябыша торган төсле кәгазь, мамык дисклар ,таяклар, җилем кирәк булды. Дәрес башында мин язгы чәчәк турында сөйләдем, әлеге умырзаяларның иллюстрацияләрен күрсәттем. Шуннан соң без эшли башладык. Балалар рәхәтләнеп ябыштырдылар, бер-берсенә булыштылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Барысы да канәгать калды