Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын бәйрәм итү кысаларында Буа интернат-йортында «Нәүрүз килә» дигән чара узды.
Нәүрүз-язгы көн тигезлеге һәм яңа авыл хуҗалыгы елы башлану бәйрәме һәм ул табигатьнең һәм кешенең яңаруын, күңелләрнең чистаруын һәм яңа тормыш башлануын символлаштыра.
Ышанам ки, ул никадәр күңеллерәк һәм шатлырак узса, табигать кешеләргә шулкадәр юмартрак булачак. Интернат-йорт хезмәткәрләре программага төрле конкурслар керткәннәр, катнашучыларда татар гореф-гадәтләре турында тулырак мәгълүмат тупланып барсын өчен: бирелгән темага табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Татар халкының мәдәнияте турында театраль куелышы оештырылган иде.
Безнең көннәрдә, Нәүрүз бәйрәме көнендә сакланып калган традиция буенча, безнең халык бәйрәм боткасы, кайнар коймак белән чәй эчтеләр. Май чабуга коймак пешерәләр икән, Нәүрүз бәйрәменең төп ризыгы-ботка.
Бәйрәмнең максаты-социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны милли мәдәнияткә һәм халыкның гореф-гадәтләренә җәлеп итү.
Социаль хезмәт алучылар, узган бәйрәмнән бик канәгать калды.