"Нәүрүз-яз бәйрәме"

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Нәүрүз-мөселманнарның яңа ел бәйрәме, ул язгы кояш торышы көнендә - 21 мартта бәйрәм ителә. Нәүрүз - «яңа көн» дигәнне аңлата. Нәүрүз-табигать уяну, җылылык җитү һәм язгы кыр эшләре башлану чоры. Ә бу бәйрәмнең хуҗасы булып Нәүрүзбикә тора.

         2021 нче елның 19 нчы мартында Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнар өчен шундый зур бәйрәм әзерләделәр.

         Әкият герое Убырлы карчык һәм Нәүрүзбикә барлыкка килү балаларны чын күңелдән шатландырды! Балалар татар биюен биеделәр, «Кәрия-Зәкәрия», «Капкалы», «Йомырка белән йөгерү», «Командир уены» һ. б. халык уеннарында актив катнаштылар.

         Бәйрәм ахырында барлык балалар да сый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International