ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Көзге каникулларның беренче көннәрендә «Ярдәм Кулы» Хәйрия фонды волонтерлары «Гнездышко» приюты тәрбияләнүчеләре өчен «Форсаж» исемле Картинг үзәгендә бәйрәм оештырдылар.

1 нче октябрь, 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Автозавод башкарма комитетының « Илһам » ветераннар хоры концерты булды.

Чараның максаты: үзебезнең республикада   һәм җәмгыятьтә халык иҗаты аша актив тормыш позициясен үстерү.

Наталья Есина җитәкчелегендәге хор иҗат коллективы   һәм баянчы Рафаэль Гайфуллин  рус һәм татар телләрендә   халык яраткан, шаян җырлар җырладылар һәм туган як, республика турында шигырьләр сөйләделәр. 

  Ветераннарның рухландыргыч чыгышы социаль хезмәт алучыларыбызның күңеленә хуш килде һәм аларның иҗади активлыгы   үрнәк булып калачак. Барлык тамашачылар күтәренке кәеф алып,  канәгать булып калдылар.

Чарада 45 кеше катнашты.

                  31 нче октябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ВЛКСМның 100-еллыгы уңаеннан,  сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез шагыйрь-язучы Дамир Гарифуллин белән очрашты. Автор бүләккә китаплар өләште.                                                      

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала. Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Аларның саны да, исәбе дә төгәл генә билгеле түгел, чөнки аларның санына ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар да керә.

1 ноябрь көнне пәнҗешәмбе көнне Бөгелмә муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Маяк» психологы Бадыгина Аза үткәрде "матурлык терапиясе»циклыннан чираттагы чара. Бу юлы яшәүчеләр гадәти булмаган хайваннар дөньясына чумдылар.

1 ноябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сау бул алтын көз!” дигән темага аппликацияшөгыле узды.

 

“Ариадна җебе” программасы буенча эш кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участокта “Нәрсә ул дуслык?” дигән төркемле дәрес үткәрде.

Көзге бәйрәм

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 01нче ноябрьдә МАУ Яшьләр  үзәге «Орион» белгечләре 36 инвалид бала  һәм 8 ата-ана өчен “Көзге бәйрәм» исемле чара  үткәрделәр.  Балалар янына кунакка әкияти геройлар Элли, Страшила һәм Кикимора килделәр, бәйрәмне уздырырга комачылауга уйладылар, ләкин барып чыкмады. Балалар кунаклар белән уеннарда катнаштылар, мультфильм, әкият геройларын атадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

“30 октябрьдә Россиядә бер гаепсез репрессияләнгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, төрле лагерь һәм сөргеннәргә озатылган, үлемгә хөкем ителгән меңләгән кешеләрнең кайгы символына әверелгән Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Кукмара муниципаль районында ундүрт репрессияләнгән ветеран яши.  2018 елның утыз  беренче  октябрендә  " Тылсым»  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" хезмәткәрләре әлеге ветераннарга иганәчеләрдән күчтәнәчләр тапшырдылар.

Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә, халыклар бердәмлеге көне кысасында, социаль хезмәткәрләр шәһәр урамнарында "Бердәмлектә безнең көч!" дигән акция үткәргделәр һәм буклетлар тараттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International