1 ноябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сау бул алтын көз!” дигән темага аппликацияшөгыле узды. Шөгыльнең максаты булып: балаларда трафарет белән эшләү күнекмәләрен үстерү, бармак мускулларын ныгыту, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Шөгыль башында ел фасыллары турында сорау – җавап формасында әңгәмә уздырылды. Балалар көз турында табышмаклар чиштеләр. Тәрбияче табигатьнең матурлыгына басым ясады. Шөгыльне балалар төсле кәгазьдән һәм конфет фантикларыннан ясалган “тылсымлы көзге агач” рәсеме тудырып тәмамладылар.