“Ариадна җебе” программасы буенча эш кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участокта “Нәрсә ул дуслык?” дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: дуслык турында төшенчәләрне, әйләнә-тирә кешеләргә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
Белгеч «Тотынып карыйк» уены белән дәресне башлап җибәрде, аның барышында балалар үзара уен эшчәнлегенә җәлеп ителде, бу исә укучыларның бер-берсе белән дәрес дәвамында алдагы позитив аралашуына ярдәм итте. Аннан соң белгеч балалар белән «дуслык» төшенчәсен ачыкладылар, һәм кемне чын дус, кемне иптәш дип санарга мөмкинлеген бергәләшеп уйладылар. Анда аларга мозаика буенча мәкаль җыярга, аның мәгънәсен ачарга һәм аларны кайда ишетүләрен искә төшерергә туры килде. «Сыйфатын ачыклыйбыз» биремендә балаларга билгеләмәләр буенча нинди дә булса сыйфатны атарга кирәк иде, мәсәлән, «Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер кеше» (ярдәмчел, кайгыртучан) һ.б. дип атыйлар.
Дәрестән балалар үзләре өчен бик күп яңа һәм файдалы нәрсәләр белделәр. Вакыт дәвамында катнашучылар барлык биремнәрдә һәм уеннарда актив катнаштылар, бик канәгать калдылар. Һәм очрашу ахырында белгеч балалар белән “дуслык кагыйдәләре”н уйлап таптылар, алар барысын да үтәргә һәм тәртипләрен бозмаска вәгъдә иттеләр.