2018 елның 1 ноябрендә «Забота»приютындатәрбиячеЯкупова В. Т. мәктәпяшендәгебалаларбелән" Ура! Каникуллар!»спорт-күңелачупрограммасыүткәрде.
Максат: яхшы кәеф булдыру, балаларга физик сәләтен күрсәтү, коллективизм хисе тәрбияләү мөмкинлеге бирү.
Бүген тернәкләнү үтүчеләр янынына Барс-Медиа компаниясе композиторы, танылган артист , хит булып өлгергән “Мәхәббәт булмаса дөньяда” җыры авторы, “Нечкәбил” конкурсы финалисты-Гөлсинә Акбитова килде. Ял итүчеләр бик рәхәтләнеп аның белән аралаштылар, Гөлсинә ханымның иҗаты тарихы, җырлар язу стиле , кайбер җырларның иҗат ителү тарихын тыңладылар.
2018 нче елның 1 нче ноябрендә “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Бергә күңеллерәк» клубы үз эшен башлап җибәрде. “Наз” үзәгенең психологы Гүзәл Зиганшина һәм социаль педагогы Лилия Зарипова җитәкчелеге астында сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче чара үткәрелде.
2018 елның 1 ноябрендә, Баулы районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан, кино терапия технологияләрен кулланып, «Мин толерант» дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарага социаль хезмәт алучылар чакырылды
Чепья җирлегендә гомер итүче Сергеева Зоя Герасимовнага 1 ноябрь көнне 90 яшь тулды.
2 ноябрь көнне «Гнездышко» приюты тәрбияләнүчеләре Балалар иҗат үзәгендә булдылар, анда «Мастер-шәһәр» чарасы уздырылды...
1 ноябрь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Галиуллина Нурия Хәйдәровна "Геометрик фигуралардан киселгән предметлы рәсем төзү” исеме астында шөгыль үткәрде.
Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә күрсәтелүче социаль хезмәтләрдән файдаланучылары өчен ил тарихында иң зур яшьләр оешмасы булган Бөтенсоюз Ленин коммунистик союзының 100 еллыгына багышланган чара узды.
Морт, Зур Шүрнәк авыл җирлекләрендә яшәүче социаль хезмәтләрне кулланучылар өчен элеккеге комсомолчылар очрашу уздырылды. “Яшьлекне искә алыйк!” дип исемләнгән бу очрашу вакытында элеккеге комсомолчылар комсомоллар, Бөтенсоюз Ленин коммунистик союзының барлыкка килүе, комсомолчыларны бүләкләү турында сөйләштеләр. Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшьлекләренә кире кайтып килделәр.
Ленин коммунистик союзының эшчәнлеген инде күп еллар элек эшчәнлеген туктатуга карамастан, бик күп россиялеләр өчен бу бәйрәм иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булып тора.
Өйдә хезмәт күрсәтүдән файланучы юбилярларны бәйрәмнәре белән котлау Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә матур бер традициягә әйләнде.
31 октябрь конне Актаныш картлар йортында тәрбияләнүчеләр Пучы авыл җирлегендәге яңартылган Ленин хэйкэлен ачу тантанасында катнаштылар.