Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Илһам» ветераннар хоры концерты.

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

1 нче октябрь, 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Автозавод башкарма комитетының « Илһам » ветераннар хоры концерты булды.

Чараның максаты: үзебезнең республикада   һәм җәмгыятьтә халык иҗаты аша актив тормыш позициясен үстерү.

Наталья Есина җитәкчелегендәге хор иҗат коллективы   һәм баянчы Рафаэль Гайфуллин  рус һәм татар телләрендә   халык яраткан, шаян җырлар җырладылар һәм туган як, республика турында шигырьләр сөйләделәр. 

  Ветераннарның рухландыргыч чыгышы социаль хезмәт алучыларыбызның күңеленә хуш килде һәм аларның иҗади активлыгы   үрнәк булып калачак. Барлык тамашачылар күтәренке кәеф алып,  канәгать булып калдылар.

Чарада 45 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International