Көзге бәйрәм
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 01нче ноябрьдә МАУ Яшьләр үзәге «Орион» белгечләре 36 инвалид бала һәм 8 ата-ана өчен “Көзге бәйрәм» исемле чара үткәрделәр. Балалар янына кунакка әкияти геройлар Элли, Страшила һәм Кикимора килделәр, бәйрәмне уздырырга комачылауга уйладылар, ләкин барып чыкмады. Балалар кунаклар белән уеннарда катнаштылар, мультфильм, әкият геройларын атадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.