1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала. Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Аларның саны да, исәбе дә төгәл генә билгеле түгел, чөнки аларның санына ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар да керә.
30 октябрь көнне «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды. Анда концерт программасы белән «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты артистлары чыгыш ясадылар.
Кунаклар алдында Комсомол районы администрация башлыгы урынбасары Эльвира Валиева, Яр Чаллы шәһәре сәяси репрессия корбаннары җәмгыятенең рәисе Ольга Акбарова чыгыш ясадылар, кунакларга сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм гаилә бәхете теләделәр.
Тантаналы чарада «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Әлфия Хаертдинова дә катнашты.
Үзәк белгече чакырылган затларны социаль ярдәм күрсәтүнең төрләре, формалары белән таныштырды, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә кабул иткәндә кирәкле документлар, социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары, тарифлар турында мәгълүмат бирде.