Картинг үзәге

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Көзге каникулларның беренче көннәрендә «Ярдәм Кулы» Хәйрия фонды волонтерлары «Гнездышко» приюты тәрбияләнүчеләре өчен «Форсаж» исемле Картинг үзәгендә бәйрәм оештырдылар. Балалар зур теләк белән машиналарда кудылар, бер-берсен узып, газга басып, үзара ярыштылар. Балалар приютка бик бәхетле һәм канәгать кайттылар. Киләсе каникулларда янә бу үзәккә барачаклары турында хыялланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International