Халыклар Бердәмлеге көне»
2018 елның 1 ноябрендә, Баулы районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан, кино терапия технологияләрен кулланып, «Мин толерант» дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарага социаль хезмәт алучылар чакырылды..
Әлеге чараның максатлары:
1) Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме турында күзаллауларны киңәйтү;
2) үткәннең тарихи вакыйгалары белән таныштыру, шигырь образларын, халык геройларының әхлакый сыйфатларын аңлату.
Чара сәламләү һәм танышу белән башланды. Беренче өлештә толерантлык турында мультфильм, әлеге төшенчәнең нинди кеше исеме белән бәйле булуы турында тарихи видеоролик карадылар, тормыштан алынган хәлләрне тикшерделәр. Төп өлештә безнең ил өчен яңа бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне барлыкка килү сәбәбен ачыкладылар, ерак үткәннәргә сәяхәт ясап, бик күп яңалыклар белделәр.
Чара ахырында, балалар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм практик яктан «толерантлык», «бердәмлек» сүзләрен тирәнтен үзләштерү максатыннан, «Парыңны тап» (мәкальләр), «Чылбыр», «Чәч толымын сүт» уеннары уйнарга тәкъдим ителде.