"Яшьлекне искә алыйк!»

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә күрсәтелүче социаль хезмәтләрдән файдаланучылары өчен ил тарихында иң зур яшьләр оешмасы булган Бөтенсоюз Ленин коммунистик союзының 100 еллыгына багышланган чара узды.

Морт, Зур Шүрнәк авыл җирлекләрендә яшәүче социаль хезмәтләрне кулланучылар өчен элеккеге комсомолчылар очрашу уздырылды. “Яшьлекне искә алыйк!” дип исемләнгән бу очрашу вакытында элеккеге комсомолчылар комсомоллар, Бөтенсоюз Ленин коммунистик союзының барлыкка килүе, комсомолчыларны бүләкләү турында сөйләштеләр. Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшьлекләренә кире кайтып килделәр.

Ленин коммунистик союзының эшчәнлеген инде күп еллар элек эшчәнлеген туктатуга карамастан, бик күп россиялеләр өчен бу бәйрәм иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International