«Бер очрашу - бер гөмер» мәдәни-күңел ачу программасы

2018 елның 2 ноябре, җомга

       Хәзерге авыр һәм тотрыксыз заманда сәламәтлеген югалткан һәм өлкән кешеләргә бик кыен. Аларга җылы сүз һәм ягымлы караш , тере аралашу җитми.

    “Мәрхәмәтлелек үзәге” тернәкләндерү бүлегендә өлкәннәрне бай күңел ачу программасы көтә. Танылган язучылар, артистлар, күренекле шәхесләр белән очрашулар биредә бик еш үткәрелә.

     Бүген тернәкләнү үтүчеләр янынына Барс-Медиа компаниясе композиторы, танылган артист , хит булып өлгергән “Мәхәббәт булмаса дөньяда” җыры авторы, “Нечкәбил” конкурсы финалисты-Гөлсинә Акбитова килде. Ял итүчеләр бик рәхәтләнеп аның белән аралаштылар, Гөлсинә ханымның иҗаты тарихы, җырлар язу стиле , кайбер җырларның иҗат ителү тарихын тыңладылар.

     Очрашу тәмам. Өлкәннәр Гөлсинә ханым белән ретро-җырлар башкардылар, үзләрен кызыксындырган сорауга җаваплар алдылар. Соңыннан истәлеккә  фотога тоштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International