2 ноябрь көнне «Гнездышко» приюты тәрбияләнүчеләре Балалар иҗат үзәгендә булдылар, анда «Мастер-шәһәр» чарасы уздырылды. Балалар һөнәрләр дөньясына чумдылар, төзүче, медицина хезмәткәре, программист, кулинар, полицейский, чәчтараш, банкир ролләрендә булдылар. Чара бик кызыклы үтте, балалар бик күп яңалыклар белделәр. Алар конкурсларда, викториналарда актив катнаштылар, беренче урын һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Мондый чаралар һөнәрләр дөньясы һәм хезмәт кешеләре турында балалар күзаллауларын киңәйтә, группада эшли белү һәм коммуникатив сәләтләрен үстерә, аңлы дисциплина күнекмәләрен үстерә, интеллектуаль активлык күнекмәләрен тәрбияли.