Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Оста куллар” дип исемләнгән коррекцион чара, Балтач

2018 елның 2 ноябре, җомга

2018 нче елның  1 нче ноябрендә “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Бергә күңеллерәк» клубы үз эшен башлап җибәрде. “Наз” үзәгенең психологы Гүзәл Зиганшина һәм социаль педагогы Лилия Зарипова җитәкчелеге астында сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче чара үткәрелде. Балалар башта үзләрен психологик халәтләрен яхшырттылар, массаж туплар ярдәмендә кулларын җылыттылар. Әлеге күнегүләрдән соң, алар Әниләр көненә багышлап открыткалар ясадылар. Чарада балалар тырышып эшләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International