2018 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү оешмасының актлар залында район партия активистларының Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару Комитеты рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясенең атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, прокуратураның мактаулы хезмәткәре, Мәскәү шәһәр педагогика университетының җинаять-хокук дисциплиналары кафедрасы доценты, 3 класслы юстиция Дәүләт Киңәшчесе Синельщиков Юрий Петрович белән очрашу узды. Синельщиков Ю. П. очрашудан соң гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Аннары үзәктәге социаль хезмәт алучылар белән очрашты. РФ Дәүләт Думасы депутаты мактаулы кунаклар китабында үзенең изге теләкләрен калдырды: «Җәмгыятьнең цивилизациясе дәрәҗәсе өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгыртуның торышы белән билгеләнә. Биредә ял итүчеләргә сәламәтлек, хезмәт күрсәтү персоналга һәм үзәк җитәкчеләренә бу эшне камилләштерүдә уңышлар телим. »
2018 елның 31 октябрендә Зәй шәһәре прокуроры ярдәмчесе Абдуллина Айгөл Өлфәт кызы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече белән берлектә Зәй муниципаль районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары янына бардылар.
2018 елның 02 ноябрь көнне районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф.М. Галимова һәм “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе урынбасары Г.Н.Шафигуллина социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырдылар.
Әлеге җыелыш барышында 2018 елның үткән айларына нәтиҗә ясалды һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырылды
Җәлил картлар йортында тәмәке тартуга каршы көрәш көне үткәрелде.
2 ноябрь 2018 ел, җомга
Тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Әйләнә тирәбездәге куркынычлык” дигән әңгәмә үткәрделәр.
Балигъ булмаганнарның дәрестән тыш һәм каникуллар вакытында мәшгульлеген оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәге белгечләре 2018 нче елның 31 нче октябрендә «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт күрсәтелүче 46 бала һәм аларның ата-аналары өчен “Ура, каникуллар!” дип аталган чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында психолог Девонина Т. А. "Ароматерапия"дигән темага әңгәмә үткәрде.
«Пешекчелек тарихы» буенча мастер- класс.
02 нче ноябрь 2018 нче ел, жомга.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдина Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен «Пешекчелек тарихы» буенча мастер – класс үткәрде.
Чараның максаты: туклануны актуальләштерү юллары белән таныштыру.
Белгеч катнашучылардан үзләренең яратып әзерләгән ризыкның рәсемен ясарга кушты. Ризыклар ясаганда төсле төрдәге карандашлар кулланылды. Нинди продуктлардан әзерләнүе турында сөйләделәр.
Социаль хезмәтләр алучыларга белгеч ризыкларның һәм аш-суларның рәсемнәрен открыткаларда күрсәтте. Дөрес туклануга өстенлек бирү турында әңгәмә кордылар һәм ризык турында мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр.
Социаль хезмәт алучылар үз хисләрен ачыктан-ачык чагылдырып, уңай тәэсирләр алдылар
Чарада 13 кеше катнашты.
2018 елның 1 ноябрендә көзге каникул көннәрендә «Забота” приютында тәрбияче Якупова В. Т. мәктәп яшендәге балалар белән сәнгать остаханәсе формасында « Көзге палитра» дигән чара үткәрде.
Чараның максаты-ел фасылын эстетик кабул итү-көзне нәфис сүз, сынлы сәнгать аша формалаштыру.