ЯҢАЛЫКЛАР


6
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

6 ноябрь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна «Әкиятләр иленә сәяхәт » дигән исем буенча викторина үткәрде.

Зифа Басырова исемендәге Район мәдәният йортында 1 ноябрь көнне оешма-предприятияләрдә үзэшчән сәнгатьтә катнашучыларның “Без бу җирдә бары Мөслимнеке!” район смотр-конкурсының өченче концерты узды.


4
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе
4 июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. “Бердәмлектә -безнең көч!” дип исемләнгән мавыктыргыч чара үткәрде.

3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

2018 елның 2 ноябрендә «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр  Балык Бистәсе районының Янавыл авылында булдылар.


2
ноябрь, 2018 ел
җомга
2 ноябрь көнне “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернаты”ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан “Рәсемнәр ярдәмендә ритмлы шигырьләр башкару” дигән темага шөгыль үткәрелде.

Гадәти кешеләргә күз алдына китерүе дэ  кыен, табигать яки бэхетсезлек очрагы сэламэтлеклэреннэн мэхрум иткэн инвалидларга - ничек яшэргэ, ничек йорэк эрнулэренэ, сызлануларга тузэргэ .Ә бит бүген планетада яшэуче һәр җиденче кеше шундыйлар рәтендә.Физик мөмкинлекләре чикле кеше,  ихтыяр кочен ,омтылышын югалта. Кызганычка каршы,  күп киртәләрне утэргэ туры килэ аларга.Алларына оелеп тошкэн сынаулардан югалып калмыйча, алга барырга ,авырулары белэн корэшергэ купме сабырлык, ихтыяр коче кирэк!

 «Тылсым» халыкка социаль ярдәм  күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Эльмира Гарэфетдинова һәм Гөлия Мифтаховалар физик момкинлеклэре чикле булган балалар белән өйгә йөреп коррекцион дәрес үткәрәләр,рәсем ясыйлар,пластилин белән эшлиләр.Унике балага өйгә йөреп хезмәт күрсәтәләр.

 

2018 нче елның 1 нче ноябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең шәфкать туташы Лимуза Билсур кызы Фахрутдинова тернәкләнүчеләргә һәм хезмәткәрләргә “Норовирус инфекциясен кисәтү” исеме астында әңгәмә уздырды.

  2 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре дәүләт бәйрәме алдыннан  районның үзәк китапханәсендә мәктәп яшендәге балалар белән «Россия Халык бердәмлеге көне»дип исемләнгән акция үткәрде.    

«Әдәби-музыкалҗ кичә “Комсомол, син минем исемдә...”

“Халыклар бердәмлеге көне” Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International