ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Чирмешән муниципаль районының «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучылар янына больницага    баралар.

Аларның сәламәтлеге турында белеп торалар, азык-төлек китерәләр, рухи яктан ярдәм итәләр. Хәтта хастаханәдә булганда да, социаль хезмәтләр алучылар үзләрен ялгыз хис итми.

“Шәфкать”  үзәге белгечләре Шәрләрәмә авылында яшәүче Насибуллина Нурдидә Насыйбулла кызына бардылар. Нурдидә апа - сәяси репрессия корбаны. Аңа бу чорларны  искә алу бик  авыр.

Балаларның көзге каникуллары вакытына “Веста” Үзәгендә социаль хезмәттә торучы балалар һәм аларның ата-аналары Кызыл чишмә бистәсендәге Әхсән Фәсхетдиновның музеенда экскурсиядә булып кайттылар.

Арчадагы  “ Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә бердәмлек көненә  багышланган чара үткәрелде. Чараның максаты Россиянең тарихын өйрәнү

"Әни+бәби" клубы кысаларында "Веста" Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында "Кул астындагы материаллардан уенчыклар" темасына дәрес үткәрде.

2018 елның 5 ноябрендә «Забота " приютында тәрбияче Якупова В. Т. көннең беренче яртысында мәктәп яшендәге балалар белән «Белгечләр»уен-конкурсы үткәрде.

Максат: -хәтер, игътибар, логик һәм образлы фикерләүне үстерү.

- Дуслык, бер-береңне хөрмәт итү,бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт хисе тәрбияләү.

    Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә “Өлкәннәрне һәм инвалидларны гомүми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе”нең 1 төркем тыңлаучылары укуларын тәмамлады. Элеге технология үзәкнең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан тормышка ашырылды. Алдан билгеләнгән план буенча “Өлкәннәрне һәм инвалидларны гомүми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе” 7 сентябрьдә эшли башлады. Беренче төркемдэ барлыгы 7 кеше белем алды. Алар ике ай дәвамында өлкәннәр һәм инвалидларны гомүми карау принциплары, өзлегүләрне профилактикалау, дезинфекция ысуллары, үз-үзеңә контроль методлары һ.б. темаларны өйрәнделәр. Дәресләрне Алабуга медицина көллияте укытучылары һәм студентлары, “Доверие” үзәге психологлары үткәрде. Ахырда тыңлаучыларның алган белемнәрен тикшерү өчен тест үткәрелде.

9 ноябрьдә “Өлкәннәрне һәм инвалидларны гомүми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе”нең икенче төркем тыңлаучылары өчен укулар башлана. Тулырак мәгълүматны 8 (85557) 7-58-12 телефоны аша алырга мөмкин.

Патриотик тәрбия бирү буенча эш программасы кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр " Без хәтерлибез. Без горурланабыз» дигән акция Бөек Ватан сугышы герое, якташыбыз Филипп Мазилин истәлегенә багышланган иде. 

Халык бердәмлек көне алдыннан, 2018 елның 1 ноябре Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларгасоциаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре,балалар белән “Без –бер планета балалары” дигән чара үткәрделәр.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар 3 ноябрь конне йозу бассейнында булдылар. Йозу- ул сэламэтлекне ныгыта. Кечкенэдэн йозэргэ ойрэнергэ кирэк. Йозу белэн шогеллэну очен районыбызда барлык момкинлеклэрдэ булдырылган. Бассейнда балаларга бик ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International