Норовирус инфекциясен кисәтү, Балтач

2018 елның 2 ноябре, җомга

2018 нче елның 1 нче ноябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең шәфкать туташы Лимуза Билсур кызы Фахрутдинова тернәкләнүчеләргә һәм хезмәткәрләргә “Норовирус инфекциясен кисәтү” исеме астында әңгәмә уздырды. Катнашучылар эчәк инфекциясе авыруларының төрләре, төп билгеләре, таралу сәбәпләре һәм шулай ук норовирус инфекциясен кисәтү чаралары турында таныштылар.

         Норовирус инфекциясен кисәтү буенча мәгълүмат бүлекчәдә укырга уңайлы урынга урнаштырылды. Бүлекчәдә санитар-гигиеник таләпләр буенча тикшерү көчәйтелде:

- керү ишекләренең тоткалары, гомуми кулланудагы инструментлар тиешенчә һәрчак дезинфекцияләнә;

- бүлекчә хезмәткәрләре һәм тернәкләнүчеләр санитар- гигиеник таләпләрне саклыйлар;

-  хезмәткәрләр һәм тернәкләнүчеләр арасында авыру барлыгын ачыклау, изоляцияләү чаралары күрелгән;

- норовирус инфекциясен кисәтү буенча тернәкләнүчеләр һәм хезмәткәрләр арасында әңгәмә уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International