Югары -Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Рәсемнәр ярдәмендә ритмлы шигырьләр башкару” дигән темага шөгыль.

2018 елның 2 ноябре, җомга
Шөгыльнең максаты: рәсем буенча ритмлы шигырь өйрәтү; ишетү, ритм хисен тоя белү, хәтер, фикерләү күнекмәләрен үстерү. Балада музыка сәнгатенә ихтирам тәрбияләү-аны төрле яктан үстерү бурычына керә. Ритм сүзләрне аңларга, көй белән кушылган хәрәкәтләрне билгеле бер комплекслы күнегүләрне ясарга ярдәм итә. Моториканы үстерү өчен дә ритм зур йогынты ясый. Көй, оештыручы фактор буларак, хәрәкәт белән сөйләмне формалаштыра. Шөгыль вакытында балалар рәсемнәр, слайдлар һәм тәрбияче сөйләве ярдәмендә ритмлы шигырьләр белән таныштылар. Рус телендә шигырьләр һәм ял минутлары кабатладылар. Шөгыльдә төркемләп һәм шәхси якын килеп эшләү алымнары кулланылды. Балалар үзләренең хәрәкәтләренә сокланып, сөенеп, бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International