Без бу җирдә бары Мөслимнеке!

2018 елның 6 ноябре, сишәмбе

Зифа Басырова исемендәге Район мәдәният йортында 1 ноябрь көнне оешма-предприятияләрдә үзэшчән сәнгатьтә катнашучыларның “Без бу җирдә бары Мөслимнеке!” район смотр-конкурсының өченче концерты узды. Әлеге концертта социаль яклау бүлеге, “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Мөлслим почта бүлеге, элемтэ булеге, район электр элемтәсе һәм Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йорты катнаштылар. Хәрбер оешма үзенең җырга-моңга, биюгә, нәфис сүзгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтте һәм исбатлады.

Безнең картлар һәм инвалидлар интернат йорты да сәләтләрен күрсәтте: вокаль ансамбле “Китмим әле яшьлегемнән”, Кирамова Гөлүсә “Өзгзләнмә үзәк” җырларын башкардылар, Махнева Людмила “Жди меня” шигырен сөйләп китте. Концерның арым бер бизәге булып оешмаларның җитәкчеләре башкаруындагы чыгышы булды.  

Музыка һәм сәнгать бәйрәме бик матур, күңелле үтте. Безнең артистларыбызның хәрбер чыгышын тамашачылар кайнар алкошлар белән кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International