2018 елның 2 ноябрендә «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Балык Бистәсе районының Янавыл авылында булдылар. Анда «Кулон-Агро» компаниясенең зур терлекчелек комплексы урнашкан. Балаларга швиц токымы сыерлары турында сөйләделәр, бөтен ферманы күрсәттеләр, әмма барыннан да бигрәк балаларга кечкенә бозаулар ошады, аларны фотога төшерергә дә мөмкин иде. Шулай ук яңа Holland тракторы белән баетылган авыл хуҗалыгы техникасы турында да сөйләделәр. Директор ашлык саклагычын, пекарняны күрсәтте, пешкән ипи белән сыйлады. Бу чара «Минем һөнәрем» юнәлеше буенча конкурска йомгак ясауга багышланган иде.