Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары
рус
тат
Норматив документлар
Республика дәрәҗәсендәге НХА
Федераль дәрәҗәдәге НХА
Эшчәнлек
Сорау – Җавап
Республика үзәкләре
Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре
Инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар
Акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортлар
Психоневрологик интернатлар
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре
Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар
Билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль җайлаштыру үзәкләре
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү буенча гражданнар сораштыруы
Хезмәт тәэмин итүчеләрнең реестры
Җыелма мәгълүмат
Учрежденияләр рейтингы
Файдалы мәгълүмат
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре
Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “Бердәмлектә -безнең көч!” дип исемләнгән мавыктыргыч чара.
2018 елның 4 ноябре, якшәмбе
4 июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. “Бердәмлектә -безнең көч!” дип исемләнгән мавыктыргыч чара үткәрде. Максат: 1. Туган ил турындагы белемнәрен тирәнәйтү, камилләштерү; 2. Патриотик тәрбия бирү; 3. Туган якка, үз илеңә карата ярата хисе тәрбияләү. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек–электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне ул. Бу көнне без олы илдә – Россиядә яшәвебезне аермачык тоябыз. Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без – илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәүче халык. 2 – 4 ноябрь көннәрендә безнең балалар йортында “Әйдәгез, дус яшик!” дигән акция үткәрелде. Бу чара балаларны түгәрәккә туплау һәм символлар белән таныштырудан башланып китте. Балалар шаблоннар буенча кисеп, буяп плакатка ябыштырдылар. Үз куллары белән матур рәсемнәр ясадылар. Россиянең символы булган әламнәр белән фотога төшү, үзләре ясаган плакатны стенага урнаштырубалалар күңелендә тирән эз калдырды.
Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
гыйнвар, 2026 ел
Лесхоз интернат-йортында Мастер-класс
Бүген 2 нче гыйнвар көнне Лесхоз интернат-йортында социаль эш буенча белгеч А.М. Вәлиева җитәкчелегендә агачтан ясалган чыршы уенчыкларын бизәү буенча мастер-класс үткәрелде.
1
ноябрь, 2025 ел
Халыклар бердәмлеге көне
4 ноябрь көнне бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу-үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне берләштерү, илебезнең барлык кешеләрен бер-берсенә, туган ягына, Россиягә мәхәббәт белән берләштерү көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә стена газетасы чыгарылды.
23
май, 2025 ел
Җиңел атлетика буенча чемпионат
22 май көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Заһидуллин Р.И. һәм Ермолаева С. И. ОВЗ белән авыручы спортчылар арасында җиңел атлетика буенча район чемпионатында катнашып призлы урыннар яуладылар.
3
май, 2025 ел
Мастер класс
3 май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә бәйрәм открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз