Чирмешән муниципаль районының «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучылар янына больницага баралар.
Аларның сәламәтлеге турында белеп торалар, азык-төлек китерәләр, рухи яктан ярдәм итәләр. Хәтта хастаханәдә булганда да, социаль хезмәтләр алучылар үзләрен ялгыз хис итми.