Балаларның көзге каникуллары вакытына “Веста” Үзәгендә социаль хезмәттә торучы балалар һәм аларның ата-аналары Кызыл чишмә бистәсендәге Әхсән Фәсхетдиновның музеенда экскурсиядә булып кайттылар.
Очрашу алдыннан белгеч катнашучыларга кардмейкинг дип аталган сәнгать төре турында сөйләде. Әлеге төр Ерак Кытайда ук барлыкка килгән, элеккеге вакытлардан ук бер-береңә кечкенә генә открыткалар ясау гадәте булган, нәкъ менә алар хәзерге вакытта кардмейкинг төрендә ясалучы открыткаларның уемы булып торганнар да инде. Әмма бүгенге тормышта открыткаларны сәнәгати җитештерү өлкәсе алга киткәнлектән, кулдан ясалган открыткалар тормыштан кысрыклап чыгарыла башлыйлар. Соңыннан белгеч катнашучыларга кардмейкинг буенча мастер-класс үткәрде, ата-аналар бүләккә открыткалар ясадылар. Фантазия кулланып эшләнгән җентекле эш нәтиҗәсендә бик матур бүләкләр барлыкка килде. “Иң яхшы бүләк – үз кулың белән ясалганы” - дип юкка гына әйтмиләр дә инде. Очрашу азагында музей хезмәткәрләре катнашучыларны танылган рәссамчының иҗаты белән таныштырдылар.
Барлык катнашучылар да әлеге очрашудан кәнәгать калдылар, шундый кызыклы мастер-класс күрсәткәннәре һәм яңа, матур әйберләр ясарга өйрәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.