Патриотик тәрбия бирү буенча эш программасы кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр " Без хәтерлибез. Без горурланабыз» дигән акция Бөек Ватан сугышы герое, якташыбыз Филипп Мазилин истәлегенә багышланган иде. Балалар Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган герой турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Бу батырлыгы өчен Филипп Мазилин Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителде. Әмма югары командованиесе аны Ленин ордены белән бүләкләде. Әлеге чарада Филипп Николай улы, В. И. Лаврентьевның оныгы катнашты, ул балаларга Аксубай районы делегациясе составында Мормаль, Гомель өлкәсендә герой күмелгән урында булу турында сөйләде. Якташларыбыз геройны искә алалар. Аксубай штп үзәк мәйданында Аксубайда Советлар Союзы герое Филипп Мазилинга стелла урнаштырылды, аның исеме белән бистәнең бер урамы аталачак.
.jpg)