"Әни+бәби" клубы кысаларында "Веста" Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында "Кул астындагы материаллардан уенчыклар" темасына дәрес үткәрде. Максат: ата-аналарга балаларының үсеше өчен үз куллары белән уенчыклар ясарга өйрәтергә.
Баланың акыл үстеше өчен кыйммәтле уенчыклар сатып алу мәҗбүри түгел. Балаларны уеннар һәм уенчыклар ярдәмендә кызыксындырырга өйрәтергә мөмкин, аның өчен күп чыгымнар кирәк булмаячак. Моннан тыш, бу әле артык чыгымлы да түгел, әлеге ысул белән аның иҗатын, хыялын үстерә. Алар ясауга бик гади, әмма күп функцияле. Мәсәлән, «Чәчәк аланы» уенын әзерләү өчен аяк киеме тартмасы, пластик шешәләрдән түбәләр һәм төсле кәгазь кирәк булачак. Әлеге уен ярдәмендә төсләрне өйрәнергә һәм аны беркетеп кенә калмыйча, фикерләүне, хәтерне, координацияне дә үстерергә мөмкин. Шулай ук нәниләргә «Кошларны һәм җәнлекләрне ашатыгыз», «Тылсымлы тартмачы», «Гусеницаны киендер» кебек уеннар да ошады.
Дәрес ахырында инструктор әниләр өчен пластик шешәләрдән балаларның аңын үстерә торган уенчыклар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Барысы да әлеге шөгыльдән канәгать калды.