Халык бердәмлек көне, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Халык бердәмлек көне алдыннан, 2018 елның 1 ноябре Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларгасоциаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре,балалар белән “Без –бер планета балалары” дигән чара үткәрделәр.

Бу чараның максаты балаларда патриотик хисләр тәрбияләү,  илнең тарихында булда герой һәм трагик вакыйгаларына ихтирам арттырудан торды.

Үзәкнең белгечләре балаларны Халык бердәмлеге көненең ничек барлыкка килүе белән таныштырдылар, гореф-гадәтләрнең халыкларны бердәмләштерүдә өлеше турында сөйләделәр.

Чараның ахырында  балалар үз куллары белән плакатта Тынычлык күгәрчененясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International